Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

Конкурс ел саен узган ел нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

 - «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты»;

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре»;

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире»;

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече».

Конкурсның сайлап алу этабында комиссия әгъзалары  катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән видеоматериаллар һәм документларны бәяләделәр.

Алда катнашучыларны ярымфинал һәм финал турлары көтә.

Хезмәттәшләребезгә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International