Республиканың башкарма хакимият органнарында яллар вакыты булуга карамастан, эшчәнлекнең билгеле өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне норматив җайга салу эше туктамый, димәк, Министрлыкның республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан чыгарыла торган норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.
Эш тәртибендә эшләнеп бетеп, 11.08.2008 елда “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча һөнәри белем дәрәҗәсенә квалификация таләпләрен раслау турында” 23.07.2008 елдагы 1629/08 номерлы (теркәлү номеры 390) һәм “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча вазыйфаларын үтәү өчен зарур һөнәри белемгә һәм тәҗрибәгә квалификация таләпләрен раслау турында” 23.07.2008 елдагы 1628/08 номерлы (теркәлү номеры 391) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары теркәлде.
25.07.2008 елдагы 334 номерлы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты эше регламентын раслау турында” 16.07.2008 елдагы 1-пр номерлы Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты боерыклары дәүләт теркәвенә алынырга кирәк түгел дип танылды.