2021 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.
Эшче төркем утырышында түбәндәге Татарстан Республикасы законнары проектлары турында фикер алыштылар:
1. «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
2. «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында».