Судларны мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру буенча Россия Федерациясе Судьялар Советы комиссиясе утырышы

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру буенча Суд департаментының ТР буенча  идарәсе бинасында узган Россия Федерациясе Судьялар Советы комиссиясе утырышында катнашты.

Көн тәртибендә «Алтынчы суд кассация округы судлары мисалында Россия Федерациясендә суд эшчәнлеген мәгълүматлаштыруның төп юнәлешләре» мәсьәләсе каралды.

Доклад белән судлар эшен мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру комиссиясе рәисе Алексей Шипилов чыгыш ясады. Комиссия рәисе үз чыгышында хәбәр иткәнчә, соңгы елларда РФ суд системасы эшкә цифрлы технологияләр һәм электрон сервислар кертү буенча проектларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлегенә яңа технологияләрне тиз арада кертү кирәклеген билгеләп үтте. Шулай итеп, типик бланклар нигезендә махсус программа конструкторын кулланып, суд приказларын формалаштыру мәсьәләсе карала.

Утырышта шулай ук РФ Судьялар советы рәисе Виктор Момотов, РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Александр Гусев, Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды рәисе Александр Ефанов һәм башка катнашучылар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International