Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында 20 октябрьдә җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларны тәрҗемә итү өчен җаваплы муниципалитет хезмәткәрләрен укыту тәмамланды.

Укыту программасы үз эченә ике көндезге модульне һәм дистанцион блокны ала. Дәресләр Татарстан Республикасында тел сәясәтенең хокукый нигезе белән танышуга, хәзерге этапта татар телен гамәлгә ашыру турында күзаллауларны формалаштыруга, лексик һәм грамматик нормаларны ныгытуга, хокукый актларны тәрҗемә итү үзенчәлеген өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Абитуриентлар белән түгәрәк өстәл эшендә һәм укуларда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, министрлык хезмәткәрләре Гөлнара Касыймова һәм Лилия Мурадымова катнаштылар.

Квалификация күтәрүне узганнарга тиешле сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International