ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров кече эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме турында киңәшмәдә

2008 елның 12 августы, сишәмбе
Кичә ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов үткәргән кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Сүз кече эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме турында барды. Кече эшкуарлык субъектлары үсешен тоткарлый торган мәсьәләләр турында ТР Урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Т. Н. Шаһвәлиев сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларының дәүләт заказы системасында катнашу мөмкинлеге, республиканың кече һәм урта эшкуарлыгының статистик исәбен алып бару һәм технополислар төзүнең хокукый мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә “Синергия” индустрия паркы проектын һәм “Ашыгыч юридик ярдәм” ТР кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасын тәкъдир итү булды, ул тикшерүче органнар тарафыннан эшкуарларны законсыз тикшерүләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International