Министрлык хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләре үтәлешен өйрәнү буенча күчмә тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында район һәм җирлек дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнарының җаваплы затларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән мәгълүматлар җыю, шул исәптән муниципаль норматив хокукый актлар һәм алар турында өстәмә белешмәләр җыю эшен оештыру өйрәнелде.
Муниципаль район җирле үзидарә органнарының җаваплы затларына тиешле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде, проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде