26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында” 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының социаль өлкә бүлекчәләрен координацияләү һәм аларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы катнашты.

 Закон проекты буенча фикер алышу барышында аны хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара комитетның эш төркеме каравына җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International