РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының регистрларны алып бару өчен җаваплы вазыйфаи затлары һәм хезмәткәрләре катнашында онлайн-режимда муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын һәм РФ субъектларының муниципаль норматив хокукый актлары регистрларын алып бару буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Мордовия Республикасы, Байкал арты крае, Калининград, Липецк һәм Саратов өлкәләре вәкилләренең муниципаль актлар регистрын алып бару тәҗрибәсе турында докладлары тыңланылды.
Конференциядә катнашучылар муниципаль норматив хокукый актларны системалаштыру, аларны әзерләү, алып бару сыйфатын арттыру, гражданнарның федераль регистрда булган актуаль һәм дөрес хокукый мәгълүматка үтемлелеген тәэмин итү турында фикер алыштылар, шулай ук регистрлар алып барыла торган мәгълүмат системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләрен дә кузгаттылар.