Юстиция министрының беренче урынбасары катнашында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш режимын оештыру турында матбугат конференциясе

2021 елның 29 октябре, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Татарстанда кертелгән яңа чикләүләр мәсьәләсе буенча пресс-конференциядә катнашты.

 Матбугат конференциясе барышында Айнур Галимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында” 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2021 елның 28 октябрендәге 1006 номерлы карары республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылганын хәбәр итте. Яңа чикләүләр кертү турындагы сораулар килеп туган очракта, гражданнар ТР Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итә алалар.

Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International