Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча киңәшмә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга тапшырылган Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы муниципаль берәмлекләр вәкилләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар һәм суд приставлары катнашты.

Киңәшмә барышында Министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ комиссияләрнең һәм вәкаләтле вазыйфаи затларның 2021 елның 9 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Мәҗбүри тәртиптә штрафларны түләттерү турында мәгълүмат белән Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин чыгыш ясады.

Ахырда киңәшмәдә катнашучылар алдында Мөхәррәм Ибәтов, административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатыннан, суд приставлары белән уртак эшне оештыру буенча бурычлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International