Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсының ярымфиналистлары билгеләнде

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча сайлап алу этабын узган һәм конкурсның ярымфинал стадиясенә эләккән катнашучылар исемлеге расланды:

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты» номинациясендә ярымфинал этабына Л.И. Халикова, Е.Р. Шәйхетдинова, Е.В. Титова, А. И. Гыйльманова, О.А. Сотникова уздылар;

 - «Җәмәгать судьясы аппараты суд утырышының иң яхшы секретаре» номинациясендә: З.Р. Сираҗева, Т.А. Тютикова, Л.А. Газизуллина, С.В. Беляева, О.А. Мухина, Л.Р. Ильина;

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире» номинациясендә: В.А. Чувашова, А.А. Юнысова, Л.К. Корчбаева.

- «Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы иң яхшы белгече» номинациясе буенча конкурс, гаризалар саны аз булу сәбәпле, үткәрелмәде дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International