ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Республика ведомствоара комиссиясе утырышында

2008 елның 13 августы, чәршәмбе
Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзасы сыйфатында аның эшендә ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров катнашты.
Сүз 2008 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында барды.
Утырышта шулай ук ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре хезмәте өчен түләүнең аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәйле булу механизмын һәм ТР дәүләт граждан хезмәтенең иң күп дәрәҗәдә коррупция куркынычы булган вазыйфаларын биләп торучы Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләрен ротацияләү механизмын кертү мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Татарстанның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча, яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән гамәлдәге индикаторлар системасын исәпкә алып, ТР башкарма хакимият органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм ҖҮИ органнары багланышлары схемасы һәм башка мәсьәләләр карап тикшерелде.
Комиссия эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International