«Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав» мәгълүмати - социаль видеороликлар VII республика конкурсының жюри утырышы

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Министрлыкның норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева «Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав»  VII республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсының жюри утырышында катнашты.

«Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав»  мәгълүмати - социаль видеороликлар республика конкурсы беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән оештырылды.

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Конкурсны оештыручылар булып шулай ук Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе һәм «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы» иҗтимагый оешмасы тора.

Конкурсның максаты - балалар һәм олылар җәмәгатьчелегенең, дәүләт һәм муниципаль органнарның һәм оешмаларның игътибарын республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен иң яхшы тәэмин итү мәсьәләләренә җәлеп итү, бала хокукларын популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культураны арттыру, уңай рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, шулай ук үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү.

Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр аерым төркем һәм иҗат коллективлары составында катнаша алалар.

«Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав»  VII республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 19 ноябрендә 13.00 сәгатьтә “Мәскәү” мәдәни үзәгендә (Казан шәһәре, Академик Королев ур., 47) була.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International