Туроператорларга 5 тапкырга күбрәк җаваплырак булырга туры киләчәк

2008 елның 13 августы, чәршәмбе
Депутатлар һәм Бөтероссия иминиятчеләр берлеге (БИБ) туроператорларның финанс җаваплылыгы күләмен 10 миллионнан 50 миллион сумга кадәр арттырырга җыена.
Сүз халыкара юнәлешләрдә эшләүче туроператорлар хакында бара. РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Коваль хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә туристик эшчәнлек турында законга төзәтмәләр әзерләнә.
Россия туроператорлары исемлегендә иң эреләреннән булмаган “Детур” компаниясенең банкротлыгы тәҗрибәсе күрсәткәнчә, 10 млн сум лимит зыян күргән туристлар таләпләрен канәгатьләндерү өчен җитмәячәк.
“Детур” тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мөрәҗәгать иткән биш зыян күрүченең бары тик икесе генә туроператор җаваплылыгын иминләштерү полисы хисабына түләү алырга мөмкиннәр”, - дип белдерде Россия Туроператорлары ассоциацясе вице-президенты Владимир Канторович. Ул лимитларны арттыру идеясен яклап, оптималь сумманы 100 млн сум дип билгеләп үтте.
Владимир Канторович шулай ук әйтеп киткәнчә, законны гамәлгә керткәннән соң 97% туроператор банк гарантияләрен тәэмин итүне түгел, ә имнләштерү полисын алуны кулай күрделәр. “Алар моны бары тик полисны алу файдалырак булганга күрә сайлады”, - дип хәбәр итте ассоциация вәкиле.
Аның сүзләренә караганда, иминләштерү суммасыннан 1% бердәм тариф булганда да иминләштерүчеләр кайвакытта клиентларына полисны 0,9% бәясенә тәкъдим иткәннәр. 100 млн сум лимит белән полис сатып алганда туроператорның чыгымнары атнага якынча $ 320 тәшкил итә.
Интерфакс
 "Деловой Петербург" редакциясе.  www.kadis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International