Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына конкурс игълан ителде

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына конкурс игълан ителде.

 Квалификация таләпләре: «Юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.

Дәүләт хезмәте стажы яки белгечлек, юнәлеш буенча эш стажы билгеләнми.

Таләп ителә торган күнекмәләр: хезмәт хатлары әзерләү, дәүләт органнары, гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләренә җавапларны да кертеп; белешмә-хокукый системаларда эшләү («КонсультантПлюс», «Гарант»); семинарлар оештыру; гражданнарга һәм граждан хезмәткәрләренә консультацияләр бирү һәм хокукый агарту;

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

 

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2021 елның 29 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 16 декабрендә булачак.

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International