Министр урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә видео-конференц-элемтә режимында ТР Юстиция министрлыгы һәм Санкт – Петербург җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе арасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.
Очрашу барышында җәмәгать судьялары аппаратларын кадрлар белән тәэмин итү, программа-аппарат комплексларының функциональлеген камилләштерү, һөнәри белем бирүне оештыру һәм квалификация күтәрү, суд приставлары хезмәте белән берлектә суд участокларының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Фикер алышуларда Санкт – Петербург шәһәре җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары – суд участокларын матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Денис Хозяинов, Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Вячеславовна, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Пилин катнаштылар.