Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында вазыйфаларның әйдәүче төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурслар

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратына әйдәүче вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан вазыйфаларның әйдәүче төркеменә кертелгән вазыйфаларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Аппаратының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде:

- Зарипова Валерия Александровнаны;

- Степанова Ольга Сергеевнаны;

- Хәйруллина Айгөл Вагыйз кызын;

- Шәйхинурова Лиана Рифат кызын.

Комиссия утырышларында бәйсез экспертлар сыйфатында доцент, фәннәр кандидаты, «ТИСБИ» Идарә университетының җинаять хокукы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Бадамшин Салават Корбангали улы, доцент, «ТИСБИ» Идарә университетының конституциячел һәм халыкара хокук кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы судьясы Мотрохин Евгений Юрьевич, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Чашин Александр Михайлович катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International