Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты урынына конкурс

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты урынына конкурс игълан ителде.

Квалификация таләпләре: «Юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2021 елның 1 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-26.

 Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 21 декабрендә булачак.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International