Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителде

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына конкурс игълан ителде:

-хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы. Квалификация таләпләре: «Юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем;

- кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы белгече. Квалификация таләпләре: (белгечлек) юнәлеше буенча таләпләр куелмыйча гына югары белем.

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2021 елның 2 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-26.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 21 декабрендә булачак.

 

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International