Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсының финалистлары билгеләнде

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 ноябрендә җәмәгать судьялары аппаратларының  конкурсның ярымфинал этабына узган14 хезмәткәре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, дәүләт граждан хезмәте, судта эш башкару, коррупциягә каршы тору турындагы законнар, рус теле орфографиясе һәм пунктуациясе, шулай ук вазыйфаи бурычларны белүгә тест узды.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча ярымфинал этабын узган һәм конкурсның финал стадиясенә эләккән катнашучылар исемлеге расланды:

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты» номинациясендә финал этабына Л.И. Халикова, Е.Р. Шәйхетдинова, Е.В.Титова уздылар;

- «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышының секретаре» номинациясендә: Л.А. Газизуллина, З.Р. Сираҗова, Т.А.Тютикова;

 - «Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире» номинациясендә: В.А. Чувашова, А.А. Юнысова, Л.К. Корчбаева.

Финал этабында Конкурста катнашучыларга, слайдлар кулланып, биш минуттан да артмаган доклад формасындагы йомгаклау эшен тапшырырга кирәк булачак.

Йомгаклау эшләре финал этабында катнашучылар тарафыннан комиссия каршында шәхсән тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International