Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс ике номинация буенча үткәрелде:
“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;
“Авыл җирлекләреннән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы хезмәткәр”.
Утырыш нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчеләре дип танылды:
“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясенең беренче категориясендә - Нотфуллин Илдар Рәшит улы (Арча муниципаль районы Башкарма комитеты);
“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясенең икенче категориясендә - Бикмуллина Гүзәл Рәшит кызы (Казан шәһәре административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсе);
“Авыл җирлекләреннән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы хезмәткәр” номинациясендә - Пичугина Надежда Валерьевна (Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты).