Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү» квалификация күтәрү программасын ябу

2021 елның 19 ноябре, җомга

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү» квалификация күтәрү программасы тәмамланды.

Укыту барышында тыңлаучылар норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза һәм проектларның рәсми стилистикасы,  норматив хокукый актлар проектларының көйләүче тәэсиренә бәя бирү өлкәсендә теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр алдылар.

Программаны тормышка ашыруда Министрлык хезмәткәрләре дә катнашты. Министрлыкның норматив хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының норматив хокукый актларын әзерләүгә карата таләпләр» темасына дәрес үткәрде, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов тыңлаучыларны муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын формалаштыру тәртибе белән таныштырды.

Программа ахырында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов дәүләт хезмәткәрләренә һәм муниципаль хезмәткәрләргә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International