Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Архангельск өлкәсе губернаторы администрациясе һәм Архангельск өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.
Эшлекле очрашу барышында коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу булды.
«2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын башкаруны оештыру турында» доклад белән юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов чыгыш ясады.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов үз чыгышында Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру тәртибе турында җентекләп сөйләде.
Чарада шулай ук РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, башкаручы сәркатип урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров һәм Казан шәһәре мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев катнаштылар.