«Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав» мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав» VII республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Конкурс балаларны һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый яктан агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, шулай ук үсеп килүче буынның хокукый культура өлкәсендә иҗтимагый файдалы эшчәнлеген пропагандалауга юнәлтелгән.

Юстиция министрлыгы конкурсны гамәлгә куючыларның берсе булып тора. 2021 елда конкурска 323 ролик кергән, анда 900 дән артык кеше катнашкан. Икенче этапка 254 эш узды.

Мөхәррәм Ибәтов катнашучыларны Министрлык исеменнән котлады, аларга киләчәктә уңышлар һәм яңа ачышлар теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International