Россия Федерациясендә төбәк сәясәтен камилләштерү концепциясе турында

2008 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясендә төбәк сәясәтен камилләштерү концепциясе проекты эшләнде.
Концепция проекты белән хакимият вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә Россия төбәкләренең мөстәкыйльлеген үстерүгә юнәлдерелгән чаралар каралган, бу Россия Федерациясе Конституциясе белән ныгытылган Россия Федерациясенең федератив төзелеше принциплары белән тулаем яраклаша.
Шәхсән, төбәк сәясәтенең салым-бюджет коралларын камилләштерү, Россия Федерациясе субъектларына тикшерү-күзәтү вәкаләтләре белән бергә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча  вәкаләтләрне тапшыру планлаштырыла.Россия Федерациясе субъектларына Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенә тәэсир итүче вәкаләтләрне бирү аерым әһәмияткә ия.
Шулай ук концепция проектында Россия Федерациясендә җирле үзидарә институтының нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәкле шартлар булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Концепция проектының мөһим мәсьәләләренең берсе булып чикләүне тәмамлау һәм федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан вәкаләтләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыруны оештыру тора.
Концепция проектын кабул итү хәзерге вакытта дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан үз вәкаләтләрен тормышка ашыру процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне комплекслы хәл итү мөмкинлеген бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International