Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.

Утырышта «Татарстан Республикасы Җир кодексының 34 һәм 40 статьяларына үзгәрешләр кертү турында», «Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International