Кадрлар резервына кертүгә конкурс йомгаклары

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вазыйфаларның өлкән төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан вазыйфаларның өлкән төркеменә кертелгән вазыйфаларга җәмәгать судьялары аппаратының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде:

Шаһиев Тимур Шамил улын;

Симонова Анастасия Витальевнаны;

 Мостафина Дарья Михайловнаны.

 Комиссия утырышларында бәйсез экспертлар сыйфатында судьялар, судларның һәм Суд департаментының дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү факультеты деканы, «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» ЮҺБ ФДБМУ Казан филиалының Граждан процессуаль хокукы кафедрасы мөдире Долотина Регина Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Верхокамкин Евгений Валерьевич, Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Кәлимуллин Илһам Ислам улы катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International