2021 елның 27 ноябрендә «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларының төркем этабында катнашты.
Ярышларның төркем стадиясендә барлыгы 23 команда катнашты. Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы ярышларның 1/8 финалына чыкты.