Татарстан Республикасы Югары Судында эш киңәшмәсе

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары Югары Судта узган эшлекле киңәшмәдә катнаштылар.

 Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең суд боерыкларын бирү турында административ гаризалар җибәрү буенча республиканың җәмәгать судлары белән үзара хезмәттәшлеге сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский, суд составы рәисе Луиза Сибгатуллина,  Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча  идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International