Г. Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен һәм Татарстан Республикасының «Ел юристы-2021» юридик премиясен тапшыру

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Юристлар көнен бәйрәм итү алдыннан Казан Ратушасында Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру, Татарстан Республикасының «Ел юристы» юридик премиясен, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.

 Тантананы Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ачып җибәрде, чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сәламләү сүзен җиткерде, шулай ук хезмәттәшләрен якынлашып килүче Юристлар көне белән котлады һәм аларга дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Габриэль Шершеневич исемендәге премияне Россия юристлары Ассоциациясенең җаваплы сәркатибе, «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» ФАУ башлыгы Игорь Евгеньевич Манылов тапшырды. Аңа быел БМО ның икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар комитеты вице-рәисе, Россия Халыклар дуслыгы университетының халыкара хокук кафедрасы мөдире, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Абашидзе Аслан Хөсәен улы, Саратов дәүләт юридик академиясе профессоры Лопашенко Наталья Александровна ия булдылар.

 Шулай ук чара барышында мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасының төрле номинацияләрдә «Ел юристы - 2021» юридик премиясен тапшырдылар.

 Ел саен премияләр юриспруденция өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла, күпьеллык намуслы хезмәт һәм һөнәри эшчәнлектә югары казанышлар күрсәткече булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International