Инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген Халыкара инвалидлар көне кысаларында видео-конференц-элемтә режимында I, II һәм III төркем инвалидларына, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды.

Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Чара йомгаклары буенча түләүсез юридик ярдәм  6 гражданга 13 мәсьәлә буенча күрсәтелгән.

Күпчелек сораулар социаль тәэминатка кагыла иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International