Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың яңа кабул ителгән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең “Профессиягә кереш” программасы буенча стажировкасы уза.
Программаны ачуда сәламләү сүзе белән юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады.
Мондый укулар квартал саен үткәрелә һәм үз эченә суд эшләре башкару, архив эше алып бару, штрафлар белән идарә итү, шулай ук “Җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча теоретик материалларны ала.
Барлык 73 хезмәткәр өчен укулар, эпидемиологик хәл аркасында, онлайн-режимда үткәрелә.