Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр республика конкурсларына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Укучылар һәм республиканың урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары лаеклы бүләкләрен алдылар.
Татарстан Республикасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Быел коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган берьюлы берничә республика иҗат конкурсына йомгак ясалды.
Рөстәм Заһидуллин конкурста катнашучылар һәм чара кунаклары каршында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында үткәрелгән «Бел һәм юл куйма!» иҗади конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.