Гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген партия рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан гражданнарының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты. Чара гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында оештырылды һәм үткәрелде.

Кабул итү opriemnaya116 аккаунтының туры эфирында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан шәһәре Думасы депутаты Лилия Бакулина, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашында онлайн-режимда узды.

Туры эфир язмасы белән opriemnaya116 аккаунтында танышырга мөмкин.⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International