Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы була:

Көн тәртибе:

1. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның (алга таба – Иҗтимагый совет) 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында.

2. Иҗтимагый советның 2022 елга эш планына тәкъдимнәр турында.

3. «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет турындагы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015 елның 10 декабрендәге 01-02/798 номерлы боерыгы белән расланган нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы проектын карау турында.

4. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Иҗтимагый советы белән үзара хезмәттәшлеге турында килешү проектын карау хакында.

5. Төрлесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International