Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

 Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре РФ Конституциясе көненә багышланган Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантында катнаштылар.

Диктант 14 яшьтән алып барлык Россия Федерациясе гражданнарына исәпләнгән. Анда катнашучылар үзләренең белем дәрәҗәсен бәяли һәм хокукый өлкәдә үз эрудицияләрен үстерә алдылар.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алдында чыгыш ясаганда Хокукый диктантның әһәмиятен билгеләп үтте: «Юридик диктант - халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрү инструментларының берсе. Халык тест уза, бу өлкәдә белем дәрәҗәсен ачыклый, нинди дә булса сораулар белән кызыксына, аларны өйрәнә һәм үз юридик грамоталылыгын арттыра ала», - диде ул.

Акцияне дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә Россия юристлары ассоциациясе оештырды.

Төп тематика - Россия Федерациясе Конституциясе, административ җаваплылык, хезмәт, Гражданлык, гаилә хокуклары.

Быел, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында, Бөтенроссия хокукый диктанты 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр РФ юрдиктант.рф онлайн-платформасында үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International