Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 1.  «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015 елның 10 декабрендәге  01-02/798 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы.

 

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсендә «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре.

3. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2021 елда эш нәтиҗәләре.

4. Иҗтимагый советның 2022 елга эш планына тәкъдимнәр.

2021 елда Иҗтимагый совет эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Иҗтимагый совет әгъзасы Хөрмәтуллина Алсу Мәхмүт кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International