Кама Аланында киңәшмәдә

2008 елның 18 августы, дүшәмбе
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе кысаларында Кама Аланында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә киңәшмә узды, ул әлеге муниципаль берәмлекне үстерү проблемаларына багышланган иде.
Вице-премьер белән бергә чарада катнашу өчен килгән делегациия составына республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кергән иде. ТР Юстиция министрлыгын чарада ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров тәкъдим итте.
Киңәшмәгә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Р.Метшин, Кама Аланы ш.т.п. башлыгы И.А.Привалов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Р.Шәфигуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М.Ш.Хөснуллин, ТР сәламәтлек саклау министры А.З.Фаррахов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Когогин чакырулы иде.
Киңәшмәдә Кама Аланы поселогын социаль-икътисадый үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Фикер алышулар йомгаклары буенча “Кама Аланы ш.т.п.” муниципаль берәмлеген үстерү буенча чаралар программасы эшләнде, аңарга халыкны эш белән тәэмин итү, торак төзелеше, социаль инфраструктураны, шул исәптән ТКХ, сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү, медицина хезмәте күрсәтү, мәгариф, мәдәният, спорт, халыкны социаль яклау өлкәләрен үстерү буенча бүлекләр кертелгән.
Аннары делегация әгpъзалары поселок халкы белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International