Прокуратуралар каршындагы советлар кече бизнеска ярдәм итәчәк

2008 елның 18 августы, дүшәмбе
РФ субъектлары прокуратураларында кече һәм урта бизнесны яклау буенча иҗтимагый советлар оешты, дип хәбәр итә бүген РФ Генпрокуратурасы матбугат хезмәте.
Советлар эшчәнлегенң төп максаты – кече һәм урта эшкуарлыкның икътисадый эшчәнлегенә законсыз административ тыкшынуны һәм төрле чикләүләрне табып алу. Бу советларның эше закон һәм хуҗалык итүче субъектларның хокуклары бозылуга оператив һәм үз вакытында җавап кайтарачак, дип ышаналар РФ Генпрокуратурасында.
“Эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын саклауга прокурор күзәтчелеген оештыру турында” Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы боерыгы нигезендә һәм прокурор эшчәнлегенең халыкчанлыгын, ачыклыгын күтәрү, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары хокукларын бозуга үз вакытында җавап бирү максатларында иҗтимагый оешмалар һәм берләшкән эшкуарлар белән килештереп һәм алар тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Прокуратурасы каршында кече һәм урта бизнесны яклау буенча иҗтимагый совет төзелде.
Совет составына түбәндәгеләр керде:
 
Галимов Г.С. – иҗтимагый совет рәисе, ТР прокуроры урынбасары,
Агеев Ш.Р. - иҗтимагый совет рәистәше,  ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе,
Исмәгыйлев И.К. - иҗтимагый совет секретаре¸ федераль законнарны үтәүне күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.
 
Шулай ук иҗтимагый совет әгъзалары түбәндәгеләр:
Вострикова С.А. – ТР Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары,
Газизов А.Х. – “ОПОРА России” кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе,
Галимова А.А. – Татарстанның Алкоголь ассоциациясе рәисе,
Раимов Ф.З. – “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк бүлеге генераль директоры,
Таркаева Н.А. – ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе урынбасары,
Хәлиуллин Х.Х. – ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары,
Хуҗина Ф.Ю. – “Эшлекле Россия” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International