Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләү һәм кадрлар резервына кертүгә конкурслар уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Конкурс комиссиясе тарафыннан түбәндәге карарлар кабул ителде:
хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасына җиңүче билгеләнмәде;
кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасына җиңүче дип Мельников Алексей Дмитриевич танылды;
хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфасына кадрлар резервы составына Хисамова Илсөя Илһам кызын кертергә;
кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына кадрлар резервы составына Закиров Нияз Фәхим улын кертергә;
кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына кадрлар резервына кертелүгә җиңүче билгеләнмәгән.
Комиссия утырышларында экспертлар буларак Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дәүләт хезмәтен оештыру бүлеге баш киңәшчесе Баязитов Гадел Әлфис улы, «ТИСБИ» Идарә университетының җинаять хокукы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, доцент, фәннәр кандидаты Бадамшин Салават Корбангали улы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Чашин Александр Михайлович катнаштылар.