Юстиция министрлыгында өлкән җәмәгать судьялары белән йомгаклау киңәшмәсе

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә өлкән җәмәгать судьялары белән йомгаклау киңәшмәсе узды. Анда ТР Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Эдуард Каминский, юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-хокукый, финанс һәм кадрлар белән тәэмин итү буенча эш йомгакларын ясадылар, шулай ук киләсе елда эшнең төп юнәлешләрен билгеләделәр.

 Моннан тыш, Рөстәм Заһидуллин һәм Эдуард Каминский җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурста җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International