Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышында катнаштылар. Чара Роман Гафаров рәислегендә узды.
Рөстәм Заһидуллин 2021 елда республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик һәм финанс ягыннан тәэмин итү өлешендә Министрлык эшенә йомгак ясады.
Министр шулай ук аны куллану суд приставлары хезмәте һәм башка дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлек булдырырга мөмкинлек бирәчәк «Гадел хөкем» ДАХ челтәренә тоташтыру өчен якланган элемтә каналларын урнаштыруның тәмамлануы турында сөйләде.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, 2022 елның I кварталында Россия Суд приставлары федераль хезмәте белән электрон бәйләнешне гамәлгә ашыру һәм җәмәгать судьяларына дәгъва гаризаларын электрон рәвештә бирү өлешендә «Җәмәгать судьялары» программа комплексын эшләп бетерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Судьялар советы Министрлык эшенә уңай бәя бирде.