Административ штрафларны түләтү буенча эш киңәшмәсе

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е.Е. Варфоломеева һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М. М. Ибәтов катнашында административ штрафларны түләтү эшенең торышы турында эшлекле киңәшмә узды.

Муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең суд приставларының территориаль бүлекләре белән үзара хезмәттәшлеге проблемалары турында фикер алышынды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм суд приставлары хезмәтенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлегенең алдагы ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International