Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти характерда булмаган таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада мөлкәти характерда булмаган таләпләр белән бәйле реестрларның формаларын тутыру буенча хисап мәгълүматларын бирү өчен җаваплы затлар катнашты.
Доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова чыгыш ясады. Тутырыла торган реестрлар буенча дөрес мәгълүмат бирү зарурлыгына игътибар ителде, шулай ук җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән үзара хезмәттәшлекнең алга таба ысуллары билгеләнде.