26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Прокуратурасы, ТР Финанс министрлыгы вәкилләре, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе катнашты.

Закон проекты буенча фикер алышу барышында кергән тәкъдимнәрне өстәмә рәвештә эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International