Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты.
Очрашу барышында Мөхәррәм Ибәтов дәүләт граждан хезмәте, аның үсеше һәм перспективалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде, курсантларның төрле сорауларына җавап бирде.