Сезнең районның иң яхшы инвестицион видеоролигына конкурс!

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә республика иҗади конкурсы игълан итә.

Нәкъ менә Сезнең район Татарстан территориясендә бөтен дөньядан инвесторлар өчен иң шәп район икәнлеген дәлилләгез!

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының үзең туган муниципаль берәмлеге (районы, шәһәре) турында Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйли торган  презентация материалын Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru электрон почтага) җибәрергә кирәк.

Конкурс 15 декабрьдә старт алды һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварның 23:59:59 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 2022 елның 20 гыйнварында Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә игълан ителәчәк. Сайлау Агентлыкның җитәкче составы һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсеннән чакырылган экспертлар составындагы эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак.

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International