12 нче эшче төркем утырышы

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Руслан Гаджиев рәислегендә 12 нче эшче төркем утырышы узды .

Утырыш барышында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды һәм 12 нче эш төркеме әгъзаларының 2022 елда планлаштырылган чаралар турында докладлары тыңланды.

Утырышта республика территориясендә федераль максатчан программалар чараларын гамәлгә ашыру өчен җаваплы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча алга таба нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International