Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге актив эшчәнлеген дәвам итә. Анда категориягә бәйсез рәвештә барлык гражданнар да мөрәҗәгать итә ала. Үзәк базасында хокукый ярдәмне Министрлык белгечләре, адвокатлар һәм юридик клиникалар вәкилләре күрсәтә.

Кабул итү һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә алдан язылу буенча башкарыла. Түләүсез хокукый консультация алырга һәм Үзәккә кабул ителүгә 222-60-60 кайнар линия телефоны аша язылырга мөмкин.

Түләүсез юридик ярдәм турында тулырак “Түләүсез юридик ярдәм өстәмә битендә укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International